У нас вы можете посмотреть бесплатно "Адәм белән һава" йолдызлары концерты или скачать в максимальном доступном качестве, видео которое было загружено на ютуб. Для загрузки выберите вариант из формы ниже:
Если кнопки скачивания не
загрузились
НАЖМИТЕ ЗДЕСЬ или обновите страницу
Если возникают проблемы со скачиванием видео, пожалуйста напишите в поддержку по адресу внизу
страницы.
Спасибо за использование сервиса ClipSaver.ru
"Адәм белән Һава" проекты авторы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова белән эксклюзив интервьюдан өзек: Сез “Адәм белән һава” тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Күп гаиләләр белән тапшырулар эшлисез. Идеаль гаилә нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Сәдәфнең (төймә) беренчесе дөрес электерелгән булса, калганнары дөрес бара. Бу нәрсә дигән сүз? Минем уйлавымча, кеше бер-берсен дөрес тапкан очракта гына идеаль гаилә була ала. Ул бит чибәр егет-кызны эләктереп алу түгел, сезнең холык һәм дөньяга карашыгыз бертөрле булырга тиеш. Тора-бара син сайлаган кеше сиңа бөтенләй туры килмәскә мөмкин. Китә бер-береңне аңламау, аерылышулар... Кеше үз күңеленә якын кешене эзләргә тиеш. Матур гаиләләр бар, бик сокланып карап кайткан парлар бар. Хәзерге вакытта җәмгыятьтә ир-ат белән хатын-кызның роле берләшеп бетте. Күпчелек хатын-кызлар гаиләне алып бару өчен акча да эшли, дөнья көтә. Коръәндә “Матди якны күбрәк ир-ат кайгыртырга тиеш, ә гаиләнең җылысын саклау хатын-кыз эше”, - дип язылган. Миңа 1-2 курсларда белем алганда тулай торакта яшәргә туры килде. Күрше бүлмәдә ирле-хатынлы бер гаилә һәм аларның кечкенә балалары торды. Алар талашып-сугышканда теге бала минем яныма керә, кача торган иде. Үзе дерелдәп тора, куркып беткән. Икенче көнне бу ападан “Нигә сез шулай яшисез? Ни өчен ирегез белән аерылышмыйсыз?” - дип сорадым. “Бала өчен яшибез”, - ди. “Сезнең балагызга шундый тормышта яшәү кирәк мени? Баланың тынычлыкта яшисе килә. Мондый гаиләне нигә саклап калырга?” – дидем. Син сугышып һәм талашып торасың икән, иң яхшысы - аерылышыгыз. Булса, гаилә яхшы булсын, булмаса юк. Балалар азапланырга тиеш түгел, аларга ярату кирәк. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//shou-biznes-y...